news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчетендә ислам нигезләренә багышланган дәресләр башлана

“Ислам. Беренче адымнар” проектында 12 яшьтән 60 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала.

Казанның Галиев мәчетендә ислам нигезләренә багышланган дәресләр башлана
Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 10 ноябрьдән Казанның Галиев мәчетендә ислам нигезләренә багышланган дәресләр башлана. “Ислам. Беренче адымнар” проектында 12 яшьтән 60 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала. Бу хакта проект башлану уңаеннан узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

“Татарстанның Диния нәзарәтендә чираттагы белем бирү проекты старт алачак - "Ислам. Беренче адымнар" проекты үз эшен башлап җибәрә. Әлеге проект халык тарафыннан яратып кабул ителде, бик күп уңай фикерләр ишеттек. Дәресләр намаз укырга омтылышлары булган, ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән. Һәркем тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлегенә ия булачак”, - диде ул.

  • “Ислам. Беренче адымнар” проектының моннан алдагысы 25 марттан 22 апрельгә кадәр якшәмбе көннәрендә Галиев мәчетендә уздырылган. Проектта барлыгы 40 хатын-кыз һәм 15 ир-ат катнашкан.

"Укуларның чираттагысы 10 ноябрьдә башлана. Дәресләр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Дәресләрдә 12 яшьтән 60 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала. Уку атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә сәгать 9.00дан 12.00гә кадәр үткәрелә. Укыту программасы биш дәрестән тора – "Кереш өлеш": тәһарәт һәм госелне ничек башкарырга; "Намаз дәресләре" ике өлештән тора. Намаз уку тәртибе һәм намазда укыла торган сүрәләр, догалар белән танышырга була. "Гакыйдә дәресләре": иманның төп баганалары; "Сира дәресләре": Мөхәммәд пәйгамбәр, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Укучыларга сүрә һәм догалар язылган махсус дәреслекләр тарату да каралган. Март аенда узган дәресләрдә татарлар бик күп катнашты, шуңа күрә татар телендә язылган китаплар калмады. Хәзер яңа дәреслекләр әзерлибез, - диде Айгөл Биктимерова.

Айгөл Биктимирова әйтүенчә, ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәзрәтләре – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Лаеш районындагы “Салих” мәчете имамы Зәкәрия Тимганов һәм шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман яшьләре укытачак дип планлаштырыла.

Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр каралган. Аларны дәресләрнең ябылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырачак.

Проектта катнашу өчен + 7 (843) 237-86-18 телефоны аша язылырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100