news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчете төзекләндерүдән соң ачылганга бер ел тулды

Галиев мәчете Татарстан мөфтие резиденциясе комплексына керә.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева) Казан шәһәре үзәгендәге Россиянең мәдәни мирас корылмасы һәм татар архитектурасы һәйкәле булган Галиев мәчетен ачу тантанасы үткән елның 22 декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм республика имамнары катнашында уздырылган иде. Бүгенге көндә бирегә башкала үзәгендә яшәүче мөселманнар, шәкертләр биш вакыт намаз укырга җыела, атна дәвамында татар дин әһелләренең, аерым көннәрдә Татарстан мөфтиенең һәм чит ил дин белгечләренең дәресләре үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Галиев мәчете Татарстан мөфтие резиденциясе комплексына керә.

Берара мәчет шактый тузган һәм ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды.  Бу эштә Татарстан Президенты зур ярдәм күрсәтте. Мәчет ачылу уңаеннан нәшер ителгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нияз Халитның фотоальбом-китабында Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске Татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелүе турында әйтелә. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә йөрткәннәр. Мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылган. Проектны башкаручы архитекторның исеме билгесез. 

Шырдан авылында туган (хәзер Татарстанның Яшел Үзән районына керә) Сәгыйть бин Әхмәт аның беренче имамнарыннан булган. Сәгыйтовлар нәселеннән Бишенче Җәмигъ мәчетнең соңгы мулласы итеп Мөхәммәтйосыф Габдесаттар углы Сәгыйтов санала. Аңа ярдәмче итеп мәхәллә халкы бай сәүдәгәр М.И.Галиевның улы – күренекле галим һәм педагог-реформатор Галимҗан Барудины сайлый һәм нәтиҗәдә ул мәчет имамы була. Баруди үз янына яңача фикерләүче сәүдәгәрләрне һәм дин әһелләрен туплап, мәхәлләдә яңа ысуллар белән эшләүче зур "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен оештыруга ирешә. Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә. Бу тарихи мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп шәхесләр тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган.

Совет чорында мәчет төрле сынаулар уза: 1930 нчы елларда манарасы сүтелә, 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнаша. 1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була. 2015 елның 1 июлендә ике гасыр элек төзелгән Галиев мәчетенең яңа манарасына ай куела.

Бүген мәчет мөселман яшьләренең төрле темаларга багышланган сөйләшүләргә җыела торган урыны да булып тора. Бу көннәрдә уздырылачак чараларга килгәндә, 23 декабрьдә мөслимәләр очрашуы планлаштырыла.

24 декабрьдә мәчеткә республиканың төрле районнарыннан балалар җыелачак. Бу көнне республикада беренче мәртәбә уздырылучы татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия" китабы буенча балалар викторинасына йомгак ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100