news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның «Гаилә» мәчетендә васыятьнамәләр бәйгесенә йомгак ясалачак

Быел икенче тапкыр уздырылган конкурска 54 эш килгән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казанның «Гаилә» мәчетендә «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә йомгак ясалачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге Казанның «Гаилә» мәчете тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында оештырылды.

Быел икенче тапкыр уздырылган конкурска 54 эш килгән. Казаннан тыш, Татарстанның Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Буа, Кайбыч, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Чистай, Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Оренбург өлкәсеннән дә васыятьнамәләр җибәргәннәр.

Һәр катнашучыга да катнашучы дипломнары тапшырылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк. Жюри хезмәтләрнең зәвыклылыгы, затлылыгы, динилеге, язма сөйләм теленә туры килүе һ.б. критерийлар буенча бәяләгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100