Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның “Гаилә” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” илкүләм бәйгесе уздырыла
Бәйгедә катнашу өчен теркәлү 31 март көнне 7:30да башлана.
(Казан, 27 март, "Татар-информ"). 31 мартта “Гаилә” мәчетендә (Казан шәһәре, Җ.Фәйзи ур., 2) “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” илкүләм бәйгесе уздырыла. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә Россия төбәкләрендә яшәүче 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Конкурс “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Гаилә” мәчете һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды теләктәшлеге белән оештырыла.
"Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира абыстай Әдиятуллина башлап җибәргән әлеге бәйге быел 22нче тапкыр үткәрелә. Конкурсның жюри составында РИИ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге остазлары булачак.
Бәйгедә катнашу өчен теркәлү 31 март көнне 7:30да башлана. Төрле номинацияләрдә җиңгән, призлы урын алган катнашучыларга бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
Бәйге сәгать 9:00да башлана.
Белешмәләр өчен телефон: 89053154448 (Сиринә Шаһимәрданова)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз