news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Гаилә" мәчетендә парларны кавыштыручы "Гаилә учагы" проекты ачыла

Әлеге проект кысаларында гаилә кору агентлыгы инде эшен башлап та җибәргән.

 (Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ") Казанның "Гаилә" мәчете таныштыра һәм кавыштыра: мәчет каршында гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча "Гаилә учагы" дигән зур проект әзерләнә, дип хәбәр ителә мәчетнең рәсми сайтында.

Әлеге проект кысаларында гаилә кору агентлыгы инде эшен башлап та җибәргән. Үзенең насыйп ярын табып, гаилә корырга теләүче ялгыз кешеләр Нуршат хәзрәт Муллагалиевкә мөрәҗәгать итә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot