news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Гаилә" мәчетендә кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләре тәмамланды

"Кызларга кадәр ир-балалар сменасы да булды", - дип хәбәр итә мәчетнең матбугат хезмәте.

Казанның "Гаилә" мәчетендә кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләре тәмамланды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Казанның "Гаилә" мәчетендә кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләре тәмамланды, моңа кадәр шундый ял сменасы ир-егетләр өчен оештырылган иде. Бу хакта мәчетнең Вконтакте челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә. 

"Кызлар өчен җәйге тәрбия дәресләрен тәмамладык. Кемнең шушы эшкә өлеше өлеше керде - Раббыбыз разый булсын. Шушы балаларның әти-әниләренә рәхмәт. Балаларыгызны кечкенәдән мәчет белән таныштыруыгыз өчен. Һәм җылы сүзләрегез өчен.
Кызларга кадәр ир-балалар сменасы да булды бит. Бер ай мәчет балалар белән тулып торды", - диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot