news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Гаилә" мәчетендә кышкы каникулларда мөселман лагере эшләячәк

Лагерьга 7-10 яшьлек малайлар һәм 6-12 яшьлек кызлар кабул ителә.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Казанның "Гаилә" мәчетендә Яңа ел каникуллары чорында, 2017 елның 2 гыйнварыннан атна дәвамында балалар өчен кышкы лагерь эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Көн саен 9.00-14.00 сәгатьләрдә мәчеттә тәҗрибәле мөгаллимнәр, тәрбиячеләр балаларны әдәп-әхлакка, Коръән укырга һәм кул эшләренә өйрәтәчәк. Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә ярдәмгә Казанның Россия ислам институты студентлары да чакырылган. 

Лагерьга 7-10 яшьлек малайлар һәм 6-12 яшьлек кызлар кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot