news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый

Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казанның «Гаилә» мәчетендә кышкы балалар лагеры эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мәчеттән хәбәр иттеләр.

Яңа ел каникуллары чорында 40 бала ислам нигезләрен һәм йолаларын үзләштерәчәк, шулай ук алар өчен Коръәнне өйрәнү дәресләре оештырылачак. «Сәләт» яшьләр үзәге вәкилләре мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

«Без балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирәбез. Мөселман кешесе көндәшлеккә сәләтле, дөньяга карашы киң булырга тиеш. Шунлыктан аларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте зур», - дип искәртте «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Ул мөселман балалар лагерьларының мәчетләрдә җәйге, көзге һәм язгы каникулларда оештырылуын билгеләп үтте.

Кышкы лагерь 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100