news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Гаилә" мәчетендә Ислам нигезләре буенча курслар башлана

Әлеге курслар олылар өчен дә, яшьләр өчен дә исәпләнгән.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Гаилә" мәчете барлык теләүчеләр өчен Ислам нигезләре буенча курслар башлап җибәрә. Бу хакта мәчетнең Вконтакте социаль челтәрендә хәбәр ителә. 

"Төркемнәрне туплау дәвам итә. Кемнәр әле анкеталарны тутырып өлгермәде, мәчет вахтасына мөрәҗәгать итә аласыз", - диелгән әлеге хәбәрдә.

Курслар олылар өчен дә, яшьләр өчен дә исәпләнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot