Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның гүзәллек клиникасы иң зур бүләккә лаек булды
Мәскәүдә узган бәйгедә Казанның медицина фәннәре кандидаты Светлана Жабоева җитәкчелегендәге “Яшьлек һәм Гүзәллек клиникасы СЛ” “Картаюга каршы терапиядә үзенчәлекле якын килү” номинациясендә беренчелек яулады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә профессиональ косметология өлкәсендә “Иң яхшы махсус учреждение” исеменә беренче конкурс уздырылды. Анда Казанның медицина фәннәре кандидаты Светлана Жабоева җитәкчелегендәге “Яшьлек һәм Гүзәллек клиникасы СЛ” “Картаюга каршы терапиядә үзенчәлекле якын килү” номинациясендә беренчелек яулады.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, конкурс РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәте, РФ Дәүләт Думасы ярдәме белән уздырылды. Аның оештыручылары дерматологлар һәм косметологлар Альянсы, Төбәкара профессиональ косметологлар берләшмәсе булды.
Дерматология һәм косметология өлкәсендә алдынгы белгечләрдән торган сайлап алу комиссиясе Россия ширкәтләре арасында матурлык индустриясендә иң яхшы хезмәт күрсәтүче компанияләрне сайлап алды. Бәйгедә косметология өлкәсендәге эшнең сыйфатына, яңа заманча технологияләрне гамәлгә кертүенә, белгечләрнең югары профессиональлегенә бәя бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз