Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе йөз еллык юбилеен бәйрәм итә
Чарада Казан мэры, Татарстан Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Башкарма комитеты вәкилләре катнашачак.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе (элек Бауман районының 35 нче урта мәктәбе) «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йөз еллык юбилеен билгеләп узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тантаналы чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Президент Аппараты, республиканың Министрлар Кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, ата-аналар, төрле елда мәктәпне тәмамлаучылар катнашачак.
Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе – 25 комплект сыйныфлы, заманча инновацион белем бирә торган учреждение. Биредә 476 укучы белем ала, 44 укытучы эшли. Гимназия укучылары татар теле буенча (I урын), республика олимпиадаларында, рус теле буенча (I урын) халыкара олимпиадада һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә алдынгы урыннар ала. Моннан тыш укучылар «Татарстан варислары берләшмәсе» балалар оешмасы һәм үзидарә белән бәйле актив эшчәнлек алып бара.
1967 елда биредә патриотик тәрбия үзәге буларак музей ачылган. Ә «Гимназия музее – Яңа-Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсия үзәге» проекы Яңа Татар бистәсенең бай тарихын, мирасын, андагы бөек кешеләрнең хезмәтләрен саклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз