news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә алу-алмавы тикшереләчәк

Шул максаттан Татарстан башкаласына Россия заявка комитеты экспертлары килә

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова).  Декабрь аенда Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты кабул итә алу-алмавы ачыкланачак. Бу исә 2018-2022 елларда дөнья чемпионаты үткәрүгә заявка биргән Россия комитеты эспертлары карап тикшергәннән соң хәл ителәчәк.

 Бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»нә рәислек иткән шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Рәфис Тимерханов игълан итте. Аның сүзләренчә, экспертлар шәһәр кунакханәләрен, ярышларның төркем этаплары узачак тренировка базаларын карап йөриячәк, чемпионат үткәрүгә Казанның инфраструктурасы әзерлеге тикшереләчәк.    


news_right_1
news_right_2
news_bot