news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Филология институтында Тинчурин театры артислары белән очрашу узды

Чара «Тинчурин театры+» театраль проекты кысаларында үтте.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә Нәбирә Гыйматдинова әсәре, Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган «Утка очкан күбәләктәй…» романтик драмасында катнашучы артистлар белән очрашу уздырды.

Чара «Тинчурин театры+» театраль проекты кысаларында үтте, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Очрашуда спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, яшь артистлар Лилия Камалиева һәм Салават Хәбибуллин катнашты. Җылы һәм күркәм чараны Илфак Хафизов алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot