news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак

Репертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.

Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Иртәгә Казанда "Гаилә" үзәге янында Җанатарлар фестивалендә Россиянең трубада джаз уйнаучысы, телевидение алып баручысы һәм "Pink Floyd укытучысы" мәшһүр Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак. Концертның дәртле җырлардан торачагын музыкант IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә журналистларга хәбәр итте.

"Минем өчен бу - бик мөһим чара. Әлеге спорт бәйрәмендә катнаша алуыма чиксез шатмын. Футболчыларга һәм җанатарларга яхшы кәеф һәм бәйрәм рухы тудырыр өчен, репертуар дәртле җырлардан гына торыр. Без килгән халыкка уңай энергия таратырга тиешбез, дип саныйм. Лирикадан бары тик, "Три товарища" музыкаль композициясе генә була. Тамашачылар өчен көтелмәгән чыгышлар да булачак, тик әлегә барысын да сөйләп бетерәсе килми", - диде музыкант.

Вадим Эйленкриг чемпионатны күзәтеп баруын да әйтте. "Спорт минем өчен якын өлкә булса да, футбол белән кызыксынмый идем. Чемпионатны күзәтеп бардым һәм безнекеләрнең тырышып уйнавы мине битараф калдырмады. Мин хәзер үземне футболның иң тугры җанатары дип саныйм. Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, һичшиксез уенны күзәтәчәкмен. Катнашучыларга уңышлар телим, яхшы уен күрсәтсеннәр", - дип теләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100