Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Ершов урамында юл уртасында чокыр барлыкка килгән
Ершов урамында асфальт убылу аркасында ике якка да бөке хасил булган.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Ершов урамында машиналар юлы уртасында чокыр барлыкка килгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл урыныннан җибәрелгән фотоларда автомобиль юлында асфальт убылуы күренә. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, юлның урта полосасы җир астына киткән һәм кырый полосалар да өлешчә зыян күргән.
Ершов урамында асфальт убылу аркасында ике якка да бөке хасил булган.
Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Әбҗәлилов» тукталышы янында юл җимерелгән. Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз