news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Ершов урамында авария аркасында юлда зур бөке хасил булган

«Хендэ» машинасының алгы тәгәрмәче аерылып чыккан һәм арткы бамперының бер өлеше сынып төшкән.

Казанның Ершов урамында авария аркасында юлда зур бөке хасил булган
Полина Шевчук

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанның Ершов урамында юлда зур автомобиль бөкесе барлыкка килгән. Бу хакта шаһитләр хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, бүген Казанның Ершов һәм Әбҗәлилов урамнары чатында авария булган. Бөке шуның аркасында барлыкка килгән һәм иртән автомобиль хәрәкәте кыенлашкан.

Шаһитлар җибәргән фотоларда күренгәнчә, «Хендэ» машинасының алгы тәгәрмәче аерылып чыккан һәм арткы бамперының бер өлешен сынып төшкән.

Юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot