Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның “Эрмитаж” үзәгендә "Ленинград блокадасы" виолончеле яңгырады
Казанда “Блокада виолончеле” күргәзмәсе ачылды, ул 9 декабрьгә кадәр эшләячәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Эрмитаж” үзәгендә, Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музее һәм Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе оештырган “Блокада виолончеле” күргәзмәсе эшли башлады. Аның ачылышында “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-ядькәрлеге директоры Зилә Вәлиева катнашты. Ул кунакларны сәламләп, аларга шундый үзенчәлекле, тирән мәгънәле, гыйбрәтле күргәзмә белән килүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Кереш сүзләрдән соң, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе “Казан Кремле” музей-ядкәрлегенә Ленинград блокадасы еллары сурәтләнгән картинаны бүләк итте. Картинаны Зилә Вәлиева кабул итеп алды.
Ленинград блокадасы – кешелек тарихындагы иң куркыныч һәм дәвамлы афәт. Ул 1941 нче елның 8 сентябреннән 1944 нче елның 27 гыйнварына кадәр, 871 көнгә кадәр сузылган. Тәүлеклек азык – 125 грамм икмәк. 2,5 миллион кешенең, шул исәптән, 400 мең баланың нибары 500 меңнән артыгына гына алдагы көннәрдә тыныч, аяз күк йөзе күрергә насыйп була. Калганнарны исә ачлык афәте харап итә.
Әлеге күргәзмә ачлык, салкынлык, атышка карамастан, музыка, картиналар иҗат итәргә илһам таба алган, спектакльләрдә уйнаган, музыка уен кораллары ясаган, үлемгә очлы тырнакларын күрсәтә алган, шәһәрдә эшләгән театр әһелләре, музыкант, артистлар, рәссам, шагыйрьләр каһарманлыгына багышлана. Күргәзмәдә барлыгы 50 дән артык экспонат: блокада чорында төшерелгән фотографияләр, иҗат ителгән график эшләр, декорация эскизлары, театр афишалары, көнкүреш әйберләре, балалар уенчыклары, курчаклар, музыкантлар белән ул авыр елларны кичергән уен кораллары тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында аеруча 2 яшь 8 айлык малайның ачлыктан тилмерүдән суырып үлгән соңгы уенчыгы – кечкенә керамик фил баласы күңелләрне тетрәнергә мәҗбүр итә.
Бүген күргәзмә ачылышына килүчеләргә блокада виолончеле тавышы яңгыратылды. Казан дәүләт консерваториясе студентлары башкаруындагы концерт программасы Дмитрий Шостаковичның һәм татар фронтовик-композиторы Фәрит Яруллинның виолончельләр һәм фортепиано өчен сочинениеләреннән гыйбарәт булды.
Күргәзмә 9 декабрьгә кадәр, дүшәмбедән кала көн саен, иртәнге сәгать 10 нан кичке 17 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз