Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның эре предприятиеләрендә эшләүчеләр хезмәт хакы буенча Уфа, Пермь, Түбән Новгород, Самарадагылардан калыша
Башкалада эре һәм урта предприятиеләрдә сәнәгатьнең җитештерү күләме 9 айда 6 процентка арткан
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казандагы эре һәм урта предприятие хезмәткәрләренең быел 9 айда уртача хезмәт хакы Идел буе федераль округындагы 14 зур шәһәр арасында 5 нче урында, ягъни Уфа, Пермь, Түбән Новгород, Самара Казанны бу мәсьәләдә артта калдырган.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә республика башкаласының 9 айда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты башлыгы урынбасары Илдар Шакиров шундый нәтиҗә чыгарды. Аерым алганда, Казанның эре һәм урта предприятиеләрендәгеләр уртача 27 мең 976 сум акча ала, бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 16,2 процентка артык.
Шул ук вакытта бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 24,4 процентка артты һәм 24 мең 143 сум тәшкил итте, диде И.Шакиров. Аерым алганда, педагогик хезмәткәрләр хезмәт хакы 40 проценттан күбрәккә арткан һәм мәктәп укытучылары өчен ул 28 мең 944 сумга җиткән, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен – 20 мең 830 сумга. Шулай ук, хисаптан күренгәнчә, китапханәчеләр хәзер 11 мең 519 сумга, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре трененрлары 16 мең 862 сумга эшли булып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз