news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Елга порты һава мендәрләрендә навигацияне ачты

Бу төр транспортта Казаннан Югары Осланга кадәр 7 минутта барып җитеп була.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Хәзер Казаннан Югары Осланга кадәр һава мендәрләрендә барып җитеп булачак. Казанның Елга порты бу  төр транспорт юлын ачуы турында Казан шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Маршрутка ике судно чыгачак, алар 7-9 кешене сыйдыра, юлга 7 минут вакыт китә. Казаннан алар 07.10, 09.00, 15.00  һәм 17.10 сәгатьләрдә китәчәк. Югары Осланнан Казанга таба 07.20, 09.10, 15.10 һәм 17.20 сәгатьләрдә кузгалачак. Билет хакы – 91 сум.

“Татфлот” шулай ук Идел һәм Казансу елгаларында ярты сәгатьлек сәяхәтләр дә оештыра ала, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot