news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның эчке эшләр идарәсенең тарих музеенда яңа экспозиция ачылды

Ачылышта ТР буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсендә Идарәнең тарих музеенда яңа экспозиция ачылды. Ачылу тантанасы кыска фильмны күрсәтүдән башланды, анда Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең яңа сайты, музейның яңа экспозициясе ничек тупланганлыгы турында сөйләнде.
Конференц-залда коллегалары алдында сәламләү сүзе белән ТР буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин чыгыш ясады. “Безнең бәйрәм алдыннан Казанның эчке эшләр идарәсе музеен ачуыбыз бик символик. Музей элек тә эшләде, ләкин ул кечкенә бүлмәдә иде һәм бик әз экспонатлардан торды. Кайбер хезмәткәрләр музейны бетерергә тәкъдим иттеләр, ләкин киңәшмәдә аны үстерергә кирәклеге турында карар кылынды. Хәзерге заманда әгәр дә син яхшы эшләсәң, аны һичшиксез күрсәтергә кирәк. Безнең турында истә тотуларын теләсәк, безнең эшчәнлек нәтиҗәләрен күрсәтергә кирәк. Музей экспозициясенең киңәшмә залында урнашуы бик дөрес, монда укыту, бәйрәм чаралары уза, кунаклар кабул ителә. Экспозицияне әзерләү коллективны берләштерергә мөмкинлек бирде. Күргәзмәне оештыру агымдагы эшләрдән читкә юнәлдерде, тормышка башка күзлектән карарга мөмкинлек бирде. Әлеге экспозицияне булдыру – безнең тормышка яңа караш”, - дип билгеләде Артем Хохорин.
Министр хезмәткәрләргә, бик күп башкарылган эш өчен, рәхмәт белдерде һәм киләсе бәйрәм белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Казандагы үзгәрешләр эчке эшләр органнары эшендә яңа кыенлыклар тудыра. Ләкин, моңа карамастан, Казанда җинаятьләр атна саен ачыклана.
ТР буенча ЭЭМ Ветераннары советы рәисе Евгений Гатцук шулай ук коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Отставкадагы милиция полковнигы, 1993-1999 нчы елларда Казанның эчке эшләр идарәсе башлыгы Нургаян Әкбәров сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әгәр дә коллектив, бүлек үз тарихын белмәсә, аның киләчәге бик зур яки перспектив булмый. Музейда гына чын хакыйкатьне белеп була.
Тантаналы сүзләр тәмамлангач, Артем Хохорин коллегалары белән бергә кызыл тасманы кисте. Министрга музей буйлап кыска экскурсия уздырдылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot