news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Динамо” туплы хоккей командасы кунакта Түбән Новгородның “Старт”ын отты

Россия чемпионатының беренче этабы матчы 3:1 исәбе белән Казан командасы файдасына тәмамланды.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Түбән Новгородта “Динамо-Казан” туплы хоккей клубы җирле “Старт”ны 3:1 исәбе белән җиңде. 

Бу сезонда беренче этапта командалар бер-берсе белән рәттән икешәр матч уйный. 

Кунакта 4 очко җыеп, Казан командасы "Көнбатыш" төркемендә турнир таблицасында дүртенче урынга менде. Мәгълүм булганча, ике төркемдәге нәкъ менә беренче дүрт урыннар Россия чемпионатының II этабында көчле төркемне тәшкил итәчәк.

Алда казанлыларны I этапта тагын ике уен көтә: 19-20 декабрьдә Ульяновскиның "Волга"сы, аннан соң 24-25 декабрьдә Казанда Архангельскиның "Водник", 28-29 декабрьдә Мәскәүнең "Динамо"сы, 5-6 гыйнварда Кировның "Родина"сы белән очрашачак. 

Туплы хоккей, Россия чемпионаты. I этап.

“Старт” (Түбән Новгород) – “Динамо-Казан” – 1:3.

Голлар: Бочкарев (8', 0:1), Бочкарев (40', 0:2), Ничков (47', 1:2), Ибраһимов (52', 1:3).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100