news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның "Динамо" хатын-кызлар волейбол командасы Россия Кубогы финалына чыкты

Казан кызлары Саратовның "Протон"нын җиңде.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Бүген Казанның "Динамо" хатын-кызлар волейбол клубы Россия Кубогының "Дүртлек финалы" матчында 3:1 исәбе белән Саратовның "Протон"ын җиңеп, турнир финалына чыкты.

Россия чемпионатында бу ике команда ай башында очрашкан иде - 10 декабрьдә Казан "Динамо"сы "Протон"ны 3:0 белән отты.

Россия Кубогының финал матчында Казанның "Динамо" командасы иртәгә Мәскәү "Динамо"сына каршы уйнаячак. Уен "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә узачак, башлана 19.00 сәгатьтә.

Волейбол. Хатын-кызлар арасында 2016 елгы Россия Кубогының "Дүртлек финалы". Ярым финал.

"Динамо-Казан" – "Протон" (Саратов өлкәсе) – 3:1 (25:18, 19:25, 25:15).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100