news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Динамо-ГАП” клубы туплы хоккейда Россия чемпионы булды

Соңгы тур матчы Мәскәү өлкәсендә “Динамо-Электросталь” җирле клубына каршы уздырылды.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). “Динамо-Гипронииавиапром” Казан клубы туплы хоккейда Россия чемпионы булды. Команда 25 тур дәвамында 62 очко җыйды һәм 19 очрашуда җиңде.

Соңгы тур матчы Мәскәү өлкәсендә “Динамо-Электросталь” җирле клубына каршы булды. Очрашу 2:0 исәбе белән тәмамланды. Даяна Юшкова һәм Ромина Кармази яхшы уйнаулары белән аерылып торды.

“Хәзер үз командам һәм Татарстан өчен горурлык кичерәм, эшнең нәтиҗәсеннән канәгатьмен. Чемпион булырга тырышлык ярдәм итте. Җитәкчелеккә, тренерларга, спонсорга, командага рәхмәт”, - диде “Динамо-ГАП” һөҗүмчесе Даяна Юшкова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot