news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Декабристлар урамында трамвай яна

Трамвай йөртүче салоннан пассажирларны чыгарган

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу минутларда Казан Мәскәү районы Декабристлар урамында 9 нчы маршрут трамвай яна.
Трамвай йөртүче салоннан пассажирларны чыгарган, үзе салон буенча ут сүндергеч белән йөри. Аның сүзләренчә, трамвай кызу сәбәпле, янгын чыккан.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Искә төшереп үтәбез, 9 нчы маршрут трамвай Караваево бистәсеннән тимер юл вокзалына кадәр йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot