news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның дары заводы ягыннан ишетелгән шартлау тавышы сынаулар белән бәйле

Бүген иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр завод территориясендә планлы сынаулар үткәреләчәк, егермегә якын залп яңгыраячак.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның дары заводы ягыннан ишетелгән көчле шартлау тавышы эшләнмәләрне сынау белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр завод территориясендә планлы сынаулар үткәреләчәк, егермегә якын залп яңгыраячак.

Моннан тыш, 11.00 сәгатьтә махсус мәйданчыкта күзәтү астында чүп-чар яндырырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot