news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның данлыклы Шамил йортына - 100 ел

Казанның данлыклы Шамил йортына - 100 ел

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Бүген Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Шамил йортына 100 ел тулу уңаеннан мәдәни чара үткәрелә.

Шамил йорты - Казанның иң матур архитектура һәйкәлләренең берсе. Архитекторлар Г.Б.Руш һәм Ф.И.Амлонг бу бинаның тышкы ягын урта гасырлар замогы тибында, күптөрле декорацияләр белән бизәп эшләгән булганнар.

XIX гасыр башында йортның хуҗасы - беренче гильдия сәүдәгәр, шәһәрнең мактаулы гражданины Ибраһим Исхак улы Апаков (1821-1885) була. Ул текстиль тукымалар белән сату итүче эре сәүдәгәр, миллионер, Казанның төрле өлешендә йортлар тоткан кеше. Шушы югары дәрәҗәле затның нәселен дәвам иттерүче тик бер кызы гына булган һәм ул аны 1884 елда Кавказ халыклары милли азатлыгы өчен көрәшүче күренекле шәхес шәех Шамил әл-Галинең улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилгә кияүгә бирә.

1995 елда әнисе үлгәч, М.Шамил зур матди мираска ия була һәм иске йортны сүтеп, Казанның Иске Татар бистәсендә яңа, заманында иң зур биналарның берсе итеп, йорт салып куя. 1906 елда генерал М.Шамил үлә һәм аның хәләл җефете бөтенләйгә Петербургка күчеп китә. Ә йорт икенче гильдия сәүдәгәр Вәлиулла Гыйльметдин улы Ибраһимовның шәхси милкенә әверелә. 1986 елның 11 июнендә бу йортта халык шагыйре абдулла Тукайның музее ачыла.

Шамил йортына 100 ел тулуга багышланган чарада Дагыстаннан бу чарага дип махсус килгән делегация, шулай ук профессор Б.Солтанбеков һәм язучы Р.Батулла һәм Казанның югары уку йортлары студентлары катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot