news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Дальний бистәсендә яшәүчеләр язгы кар сулары басар дип борчыла

Кыш көне бистә янындагы мәйданнарга кар өемнәре китерелгән.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Казанның Дальний бистәсендә яшәүчеләр язгы кар сулары басар дип борчыла. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына дүрт хәбәр килде. Хәбәрләрдә кышын ук китерелгән кар өемнәре эреп, су басу куркынычы турында сөйләнде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Бу хактагы мәгълүмат Совет районы хакимиятенә җиткерелде. Әлеге очрак Казанның бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте контролендә тора.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика территориясендә язгы ташу торышы тотрыклы, дип хәбәр иттеләр. Язгы су күтәрелү Нократ елгасында дәвам итә - узган тәүлек эчендә Нократ Аланы янында су җиде сантиметрга күтәрелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot