Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңа спорт мәйданчыгы тантаналы төстә ачылды
Бу чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәрвишләр бистәсендә Казан оптика-механика заводы хезмәт коллективы белән очрашты һәм яңа спорт мәйданчыгы ачылуга багышланган тантанада катнашты. Бистәдә аны Казан шәһәренең Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров һәм Казан оптика-механика заводы (КОМЗ) генераль директоры Сергей Раковец озата йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин Казан оптика-механика заводы цехлары һәм лабораторияләрен күздән кичерде. Анда ул предприятиенең продукциясе белән танышты, эшчеләр белән аралашты, заводның перспектив планнары белән кызыксынды.
Завод хезмәткәрләре белән очрашуда Дәүләт Советы Рәисе предприятиенең үсешенә соклануын яшермәде. Яңарыш кичергән цехлар һәм предприятие җитештерә торган продукция күргәзмәсе аңа аеруча ошаган. “Хезмәт коллективлары белән очрашкан саен, мин республика халкының оптимистик рухына инанам. Сезнең предприятие дә киләчәккә, җитди үсешкә төбәлгән. Үзенчәлекле һәм кулланучылар сорап ала торган продукция җитештереп, КОМЗ республиканың икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертә. Шундый предприятиеләр, оешмалар хисабына Татарстан бүген Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе санала. Һәм республиканың икътисадый куәте бик күп социаль программаларны уңышлы үтәү мөмкинлеге бирә”, - диде ул.
Парламент җитәкчесе, завод хезмәткәрләренә сайлау алды компаниясе барышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауның элеккеге еллардагы сайлаулардан аерылып торуын билгеләп үтте. “Күп партиялелек шартларында нәтиҗәле эшләрлек парламент оештыру бурычы тора, - дип ассызыклады ул. – Бу бик катлаулы. Аеруча сайлаулар үткәрү вакытының бик үк җайлы булмавын истә тотканда. Ләкин, минемчә, республика халкы бу юлы да активлык күрсәтер һәм сайлауда актив катнашыр. Сайлаучыларның тавышы республика җитәкчелеге сайлаган үсеш курсын яклауны күрсәтәчәк”.
Аннары предприятие эшчеләре Дәүләт Советы Рәисенә, Совет районы башлыгына һәм КОМЗ генераль директорына сораулар һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар элеккеге кечкенә базар урынында сәүдә үзәге төзелешенә канәгатьсезлек белдерделәр, бистәнең үзәк урамын киңәйтү мөмкинлеге белән кызыксындылар, тимер юл аша чыга торган урында автомобильләр өчен күпер төзергә тәкъдим иттеләр.
Теләктәшлек урамында Дәүләт Советы Рәисен яңа спорт мәйданчыгы ачылышына җыелган халык каршы алды. Сәхнәдән аларга тәбрик сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Татарстан җитәкчелегенең ишегалды спорт мәйданчыларына игътибары турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый мәйданчыклар спорт белән шөгыльләнү өчен дә, сәламәтлекне ныгыту өчен дә мөһим. Ул шулай ук КОМЗ җитәкчелегенә шундый социаль программалары өчен рәхмәт белдерде.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының жәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз