news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Дәрвишләр бистәсендә кызны кыйнаган видеодан соң тикшерү үткәрелә

Тикшерүчеләр бу вакыйганың барлык шартларын ачыкларга ниятли.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Казанда Дәрвишләр бистәсендә бер кызны кыйнаган видео чыкканнан соң тикшерү бара. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Социаль челтәрләргә мониторинг барышында Дәрвишләр бистәсендәге ишегалларының берсендә бер кызның икенче бер яшүсмер кызны кыйнавы төшерелгән ролик ачыкланды. Әлеге факт буенча тикшерү башланды», - диде Шептицкий.

Хокук сакчылары бу вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен чаралар үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot