news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге янгында өч кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды

Тынычлык урамындагы бер йортта чыккан янгында ир-ат, хатын-кыз һәм бер яшьлек сабый һәлак булган.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендәге янгында өч кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.

Көек исенә уянып киткән әни кеше балаларына икенче кат тәрәзәсеннән сикерергә кушкан һәм үзе дә алар артыннан ташланган. Гаиләнең калган әгъзалары фатирдан чыга алмаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot