Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Дәрвишләр бистәсендә чыккан янгында өч кешенең гомере өзелгән
Янгын Дәрвишләр бистәсендәге ике катлы йортта өч бүлмәле фатирда чыккан.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендә чыккан янгында өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Дәрвишләр бистәсенең Тынычлык урамындагы бер йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 4.11 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствода.
Янгын ике катлы йортның икенче катында өч бүлмәле фатирда чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр фатирда 66 яшьлек хатын-кыз, ир-ат һәм бер яшьлек сабыйның мәетенә юлыккан.
4.30 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы егерме квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 38 хезмәткәре һәм 8 берәмлек техника катнашкан.
Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз