news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны дөньяга гаҗәпләндерүче шәһәр буларак таныту күздә тотыла

Казан Төркия, Германия, Финляндия, Кытай кебек ерак чит илләрдән туристлар җәлеп итү юнәлешендә эшли

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенә каралышка чыгарылган төп өч мәсьәләнең берсе 2014-2017 елларга Казанның туризм үсеше программасы турында булып, аның буенча шәһәр Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова доклад белән чыкты.

Ул 2012-2013 елларда Казанда туризм үсешенең сизелерлек булуын искәртеп, башкалада отельләрнең номер фондлары 20 процентка, туристлар агымы 25 процентка артты, 2013 елда 1,5 млн. кеше тәшкил итте, шуларның 90 проценты – Россия төбәкләреннән килүчеләр, диде.

Татарстан башкаласында туризм буенча 2014-2017 елларга каралган программасында исә берничә үсеш юнәлеше билгеләнгән. Шуларның берсе – Казан брендын эшләү һәм аны таныту, туристик инфраструктураны җәелдерү һәм туризмның перспективалы юнәлешләрен үстерү. Е.Лодвигова бренд мәсьәләсендә мисал китереп: “Лондон дөньяда комфорт башкаласы буларак танылган, Амстердам – ирек, Нью Йорк – мөмкинлекләр шәһәре, Париж – мәхәббәт, ә Казан нәрсә?” - дип, аны гаҗәпләндерә торган кала буларак таныту кирәк, дигән тәкъдим беләп чыкты. Хәер, Казанның туристик брендын эшләү белән Британиянең дизайн югары мәктәбе белгечләре шөгыльләнә икән. Экспертлар командасы шәһәр брендын танытуда 4 юнәлеш күрә, арада гаилә туризмы һәм ял көне туризмы аерылып тора. Россия төбәкләреннән тыш, туризм базарында һава юлы белән Казанга туры килеп була торган илләр барлана, мисалга, быел инде Әзербайҗан, Казакъстан белән ул хәл ителгән, алга таба Төркия, Германия, Финляндия кебек ерак чит илләр белән күздә тотыла, шулай ук башка илгә чыгуда лидерлыктагы Кытай белән дә перспектива шәйләнә. Һәрхәлдә, Е.Лодвигова докладында шул хакта да сүз булды.

Җыеп кына әйткәндә, яңа программада мәдәни, медицина, эшлекле, гаилә, шәһәр туризмы, дини, зыярат кылу һәм күмәкләп сәяхәт итү (паломничество) максатлы туризм аерым юнәлешләр буларак каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100