news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре урланган ике кәрәзле телефон табып алган

Казанда “Мобильник” операциясе дәвам итә

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре узган тәүлектә “Мобильник” операциясе кысаларында эзләүдә булган ике кәрәзле телефон табып алган. Бу хакта бүген ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
23 апрель көнне 16.15 сәгатьтә “Закат” милиция контроль пунктында юл-патруль хезмәте инспекторы Саба районында яшәүче 1987 елгы егет идарә иткән тугызынчы модель “ВАЗ” автомобилен тоткарлый. Тикшергән вакытта автомобильдә утырып барган Казан егетендә эзләүдә булган “Нокиа” кәрәзле телефоны табыла. Пассажирны Киров районы эчке эшләр идарәсенә китерәләр, әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә.
Шул ук көнне Казанда юл-патруль хезмәте инспекторы 1981 елгы ир-ат идарә иткән тугызынчы модель “ВАЗ” автомобилен тоткарлый. Тикшерү барышында шофер файдалана торган “Нокиа” кәрәзле телефонының эзләүдә булуы ачыклана. Ир-атны Совет районы эчке эшләр идарәсенә китерәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре алдында хәзер урланган кәрәзле телефонның тугызынчы модель “ВАЗ” шоферы кулына ничек килеп эләгүен ачыклау бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot