news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Чистай урамында автомобильләрне куеп калдыруга чикләүләр кертелә

13 июньнән гамәлгә кертеләчәк чикләүләр Конфедерацияләр кубогы матчлары төгәлләнгәнче дәвам итә.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Казанда 13 июньнән Чистай урамында шәхси автомобильләрне куеп калдыру тыела. Бу хакта башкала мэриясе матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Вакытлыча тыю Конфедерацияләр кубогы матчлары төгәлләнгәнче гамәлдә булачак.

“Тиздән Чистай урамында шәхси автомобильләргә парковка өлешчә тыелачак, тиздән ул үз көченә керә. Озакламый шул хакта кисәткән юл билгеләре пәйда булачак. Бу 13 июньнән дә соңга калмаячак. Аннан чикләүләр керәчәк. Мәйдан зур түгел, төнгә дә машиналарын шунда калдырырга күнеккән кешеләр ул вакытта аларны анда калдыра алмаячак”, – дип билгеләп үтте Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100