Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Чишмәле урамында полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүчеләрне хөкем итәләр
Дүрт ир-ат хакимият вәкилләренә карата көч куллануда, ялган күрсәтмә бирүдә гаепле дип табылган.
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казанның Совет районы суды Чишмәле урамындагы йорт ишегалдында дүрт кешенең полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүе турындагы эшне карый башлады.
Тикшерү фаразлары буенча, 25 июльдә Фәнис Дәүлиев, Рәүфҗан Сатиаров, Фәнил Тазюков һәм Камил Халиков полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Йортта яшәүчеләр полиция чакырган һәм ишегалдында тавышланып утырган компаниядән зарланган.
Полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыларны тынычландырырга тырышкан. Хулиганнар сугыша башлаган. Полиция хезмәткәрләре табель коралын кулланырга мәҗбүр булган. Җәнҗалчыларның икесенең аягы яраланган.
Хулиганнарга медицина ярдәме күрсәтелгән һәм аларның исерек булуы ачыкланган. Ике атнадан соң аяклары яраланган ике җәнҗалчы полициягә, законсыз рәвештә физик көч кулланылды, дип гаепләп гариза язган.
Хәзер аларның дүртесе дә СИЗОда утыра. Рәүфҗан Сатиаровның өч баласы бар, кечкенәсенә бары дүрт ай.
Судта хулиганнарны тоткарлаган биш патруль-пост хезмәткәре зыян күрүче дип табылган. Хәзерге вакытта гаепләнүчеләр хакимият вәкилләренә карата көч куллануда, ялган күрсәтмә бирүдә гаепле дип табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз