news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Черек күл" паркында тимераякта шуу буенча мастер-класс узачак

8 гыйнварда Татарстан башкаласындагы паркларда мавыктыргыч бәйрәм чаралары әзерләнгән.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан паркларында һәм скверларында Яңа елның бәйрәм программалары дәвам итә. 8 гыйнварда Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен мавыктыргыч чаралар әзерләнгән. Бу хакта park.tatar. сайты хәбәр итә.

Шулай итеп, 12.00 сәгатьтә шәһәр үзәгендәге “Черек күл” паркында тимераякта шуу буенча мастер-класс узачак.

14.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында балалар өчен "Почтальон Кыш бабай һәм аның дуслары" дип аталган театральләштерелгән программа тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot