Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Черек күл» паркында чыршылар утырттылар
Чыршылар территорияне матурландырачак һәм яшел койма хасил итәчәк.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркында 31 чыршы утырттылар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы Башкарма комитетының матбугат хезмәте.
Алты «Глаука» чыршысы пергола һәм балалар мәйданчыгы янындагы территорияне яшелләндерсә, 25 гади чыршы амфитеатр тирәсендә яшел койма хасил итәчәк.
Ленин бакчасы белән бергә «Черек күл» паркы шәһәрдәге иң борынгы парклардан санала. Аңа төбәк күләмендә әһәмиякә ия булган XVIII-XIX йөз ландшафт архитектурасы һәйкәле статусы бирелгән.
Рекреация зонасын этаплап төзекләндерү эшләре 2015 елда башланды. Узган елның 25 декабрендә күлдә шугалак ачылды, «Черек күл» үзе «Паркларда – кыш» программасына кертелде, Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар һәм шәһәр кунакларының иң яраткан урынына әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз