news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Черек күл паркы брендын татар дизайнеры Илдар Әюпов ясарга мөмкин

Татар дизайнеры Илдар Әюповның “Теория” дизайн агентлыгы “Черек күл” паркы брендын эшләү буенча үткәрелгән Бөтенроссия бәйгесенең финалына чыкты.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дизайнеры Илдар Әюповның “Теория” дизайн агентлыгы “Черек күл” паркы брендын эшләү буенча үткәрелгән Бөтенроссия бәйгесенең финалына чыкты. Финалчылар исемлеге Ачык Бөтенроссия бәйгесенең рәсми сайтында урнаштырылган. “Теория” – бәйге финалына чыккан ширкәтләр арасында Казаннан бердәнбер. Исемлектә “Теория”дән тыш Мәскәүдән – дүрт, Санкт-Петербургтан бер команда бар.

“Мин Казан дәүләт университетында укыдым, шуңа күрә Черек күл паркын яхшы беләм – укудан соң еш йөри идек. Ләкин аның график стилен тудырырмын дип уйламаган идем, әлбәттә”, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Илдар Әюпов. – Беренче этапта тулы фирстиль түгел, биш битлек кыска гына концепция күрсәтергә кирәк иде. Без Черек күлгә барып, шул ук көнне “штурм” ясап, әлеге концепцияне булдырдык һәм без аның финалга үтүенә бик шат”.

Илдар Әюпов, бәйге шартлары буенча, концепция турында бернәрсә дә әйтә алмавын җиткерде. “Хәзер инде тулаем форматтагы бренд тудырырга кирәк: аңа логотип, паттерн, шрифтлар, төсләр, навигация элементлары һәм башкалар керә, - диде ул. - Бу зур эш, ләкин безнең мотивация артты гына”.

Мәгълүмат өчен. Бәйге Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән үткәрелә. Бәйгенең максаты - паркның тарихын чагылдырган, яңа архитектура йөзе белән бербөтен була алырлык, дизайн һәм коммуникацияләрнең актуаль тенденцияләренә җавап биргән заманча брендын тудыру. Бәйгедә катнашучылар брендның платформасын әзерләргә, логотип уйлап табарга, реклама, сувенир продукциясе һәм навигация системасы да кергән айдентика элементлары тәкъдим итәргә тиеш. Болар барысы да көзгә паркта чагылыш табачак, дип хәбәр ителгән рәсми сайтта.

Сайлап алу турында территорияләрнең дизайны, маркетингы һәм брендингы буенча тәҗрибә туплаган 33 профессиональ команда катнашкан. Рәсми мәгълүматта билгеләп үтелгәнчә, дизайнерлар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Новосибирск, Воронеж, Киров, Пермь, Самара, Оренбург һәм Волгоградтан – җәмгысы Россиянең ун шәһәреннән. Катнашучыларның күпчелеге - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казаннан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100