news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның өч сәүдә үзәгендә “Бөтендөнья йокы көне” үтәчәк

16 март көнне “Тандем,” “Кольцо”, “Мега” сәүдә үзәкләрендә узачак чараларда һәркем катнаша ала.

Казанның өч сәүдә үзәгендә “Бөтендөнья йокы көне” үтәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). 16 март көнне Казанның “Тандем”, “Кольцо”, “Мега” сәүдә үзәкләрендә “Бөтендөнья йокы көне”нә багышланган чаралар була. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды. Матбугат конференциясе “Бөтендөнья йокы көне” уңаеннан, йокысызлык китереп чыгарган авыруларга багышланган иде.

“Бу шимбәдә үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркемне “Тандем”, “Кольцо”, “Мега” сәүдә үзәкләрендәге махсус мәйданчыкларда көтеп калабыз. Биредә йокысызлык һәм йокы режимы, йокы туймау сәбәпле килеп чыккан авырулар турында лекцияләр тыңларга, мастер-классларда катнашырга мөмкин.

Шулай ук авырлык, буй, кан басымын да тикшертергә була”, - диде КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов. Аның сүзләренчә, чараларда волонтерлар һәм ЮХИДИ идарәсе вәкилләре дә катнашачак.

“Мега” сәүдә үзәгендә мастер-класслар 11.00, ә лекция 15.00 сәгатьтә башлана. “Тандем”га килүчеләр 14:00 сәгатьтә мастер-классларда катнашып, 18:00 сәгатьтә лекция тыңлый алачак. “Кольцо” сәүдә үзәгендәге чаралар 17:00 сәгатьтә башлана.

Чарага килүчеләр комда рәсем ясау, йога, йокы гигиенасы кебек мавыктыргыч дәресләрдә дә катнаша ала. Балалар өчен аква-грим, сабын күбеге белән уйнаулар каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100