Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанны чүптән арындыру ункөнлеге игълан ителде
Ул гомумшәһәр өмәсе белән тәмамланачак
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 8 октябрь көнне Казан шәһәрендә тирә-якны чүп-чардан арындыру ункөнлеге башланачак. Ул 18 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм шушы көнне гомумшәһәр өмәсе белән тәмамланачак.
Шул вакыт эчендә Казанның 20 миллион квадрат метр юлларын, 130 миллион квадрат метр парк һәм скверларын, 17 миллион квадрат метр яшел зона һәм халык күп йөри торган урыннарны, 3,8 меңләп ишегалларын тәртипкә китерү, агач үсентеләре утырту планлаштырыла.
Шәһәрне чүптән арындыруда, гадәттә, 1,5 мең берәмлек техника җәлеп ителә. Һәр ел саен мондый чараларда 50 меңнән артык кеше катнаша.
Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов бүген башкала җитәкчелегенең Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә билгеләп узганча, рөхсәтсез түгелгән чүпләргә игътибарны күбрәк арттырырга кирәк. Ел башыннан гына да Казанда рөхсәтсез түгелгән 99 чүплек ачыкланган. Аларның 76 сы юк ителгән, ләкин ипроблема кала бирә.
Ул, шулай ук, җыештыру эшенә яшьләрне, укучыларны җәлеп итәргә, оешма җитәкчеләренә эшчеләрен кирәкле эш кораллары белән тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады.
“Без бу ункөнлекне ел саен үткәрәбез һәм шәһәрне яшелләндерү,экологик чистартуга зур игътибар бирәбез. Шәһәр халкы да, кунаклар да башкаланың чиста булуын билгеләп үтә. Кышка керер алдыннан Казанны тәртипкә китерергә һәм бу мәгълүматны җәмәгатьчелеккә дә җиткерергә, кешеләрне җәлеп итәргә кирәк”, - диде мэр Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз