news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның өч мәктәбендә "Коррупциягә "Юк!" дип әйт" исемле квест уздырыла

Балаларга уен формасында бүгенге көннең коррупциягә бәйле проблемаларның асылын аңлаталар

 (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары Казанның белем бирү учреждениеләрендә яшьләрнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган "Коррупциягә "Юк!" дип әйт" исемле чаралар үткәрә.

Татарстанның күп кенә мәктәпләре, хастаханәләре һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында коррупциягә каршы торуга багышланган командалы белем бирү-күңел ачу уеннары узган. Бу юлы коррупциягә каршы чаралар 28нче гимназия, 131нче лицей һәм 80нче аерым фәннәрне тирәнтен укыта торган татар-рус урта гомум белем бирү мәктәбендә узачак.

"Чара квест формасында уздыруны күздә тота, ул өч учреждениедә дә бер үк төрле булачак. Уен кысаларында укучылар бер станциядән икенчесенә хәрәкәт итеп, алты бирем үтиячәк. Аларны алты командага берләштерәләр", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Мария Крюкова.

Ул билгеләп узганча, коррупциягә каршы квест кысаларында коррупция тарихын белүгә викторина, шул темага плакатлар, шигырьләр конкурсы да үтәчәк.      

news_right_1
news_right_2
news_bot