Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казанның өч командасы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча республика чемпионатына үткән
^Казанның өч командасы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча республика чемпионатына үткән
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Казанның КВН театрында Татарстан Республикасы Брейн-клубы суперлига уеннарының X туры үтте. Барлыгы ун этап нәтиҗәләре буенча, Казанның иң көчле саналган өч профессиональ лига командалары өч урынга билгеләнгән.
Беренче урынны “Сидящие вместе” командасы яулаган. “Динамит” командасының тапкыр вәкилләре икенче урынга һәм “Anna Domini” уен төркеме өченче урынга чыккан. ТР Брейн-клубы директоры Влад Усанов сүзләренә караганда, әлеге командалардан тыш тагын дүрт командага “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” (“Что? Где? Когда?”) республика чемпионатында катнашу хокукы бирелгән. Бу чемпионатның якынча үткәрелү вакыты 2006 елның 14-18 маена билгеләнгән.
Республика чемпионатында уйнаучы командалар, икенче елга узачак Россия чемпионатында катнашу өчен биш юллама өчен көрәшәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз