news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Чәк-чәк музее халыкара бәйгедә 5 бүләк яулаган

Чара Мәскәүдә “Продэкспо 2017” күргәзмәсе кысасында үткән.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). “Гастрономия тәэсире – 2016” халыкара бәйгесендә Казанның Чәк-чәк музее берьюлы 5 бүләк яулаган. Бу хакта “Татар-информ”га музей директоры Дмитрий Полосин хәбәр итте.

Азык-төлек турында иң яхшы тәэсир өчен “Нәрсә ашап карарга” категориясенең “Сәяхәттә ризык” номинациясендә беренче урынны һәм традицияләрнең сакланылган һәм какшамас булуы өчен “Россия халыклары традицияләре” категориясенең “Ризык һәм традицияләр” номинациясендә беренче урынны казанлылар яулаган. Шулай ук иң яхшы төрү өчен бирелгән “Ризыкны киендер” номинациясендә икенче урын, антураждан иң яхшы вау-тәэсир өчен “Сәяхәтче ашаганда, без эшлибез” номинациясендә икенче урын һәм иң яхшы баллы тәэсир өчен бирелгән “Эш десертка барып җиткәч” номинациясендә өченче урынны да Чәк-чәк музее откан.

“Без Татарстаннан бердәнбер вәкилләр идек. Шуңа күрә нәрсә дә булса отарга өмет булмады түгел, ләкин берьюлы биш! Без бөтен номинацияләрдән диярлек дипломнарны җыйдык, - дип сөйләде телефоннан “Татар-информ”га тантана тәмамлануга Дмитрий Полосин. – Оештыручылар безгә шундый игътибар күрсәтүенә без бик шат. Алар безне киләсе чараларда спикерлар буларак та күрергә тели”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100