news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның өч гаиләсе «Куаныч туй»ларын билгеләп үткән

Казанда 900 гә якын пар ярты гасырлык чиген узып, алтын туйларын билгеләгән.

Казанның өч гаиләсе «Куаныч туй»ларын билгеләп үткән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның өч пары бергә яшәүләренең 70 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина хәбәр итте.

«2019 елда без меңнән артык озак яшәүче гаиләне котладык. Шулардан өч гаилә бергә торуларының 70 еллык юбилеен «Куаныч туй» ларын, 175 гаилә — 60 еллык «Бриллиант туй»ларын, 887 гаилә — 50 еллык юбилей — «Алтын туй»ларын билгеләп үтте», — диде ул.

Узган ел Казанда үз мөнәсәбәтләрен 10,5 мең пар законлаштырган. Иң олы кәләш — 81 яшьлек хатын-кыз, ә аның тормыш иптәше — 88 яшьлек ир.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елда 30га якын Түбән Кама пары илле еллык чикне узган һәм алтын туйларын билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot