news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Борнай мәчетендә вәгазьләрне ике телдә тыңларга була

Вәгазьләрне рус һәм татар телләрендә алып бару карары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышында кабул ителгән.

Казанның Борнай мәчетендә вәгазьләрне ике телдә тыңларга була
Михаил Захаров/архив

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Борнай мәчетендә вәгазьләрне ике телдә укыйлар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте.

«Татарча белмәгән дин кардәшләребез турында уйладык. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышында бер карарга килдек, Аллага шөкер, хәзер Борнай мәчетендә вәгазьләр татар һәм рус телләрендә булачак. Бу минем фикерем генә түгел, ә казый, мөхтәсибләребез фикере дә», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot