Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Борисоглебский бистәсендә “Өмет” мәчете төзелеп бетте
Анда имам-хатыйб булып Рөстәм хәзрәт Ясәвиев эшләячәк
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Казанның Борисоглебский бистәсендә “Өмет” мәчете ачылды. Анда имам-хатыйб булып Рөстәм хәзрәт Ясәвиев эшләячәк.
Яңа мәчет ачылышы тантанасында гаиләсе белән Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм мәхәллә халкы катнашты. Изге китаптан сурәләр укудан башланган күркәм чарада Илдар хәзрәт мәчет ачу тантанасында катнашучы халыкны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә динебез кыйммәтләрен мәхәллә халкына җиткерергә, динебез өчен хезмәт итәргә үгет-нәсыйхәт әйтеп, Коръән китабы һәм чапан тапшырды.
Шулай ук мәчетне салуда, ачуда зур тырышлык куйган Мидхәт Шакировка һәм Илгиз Зарипов нәзарәтнең Рәхмәт хатын тапшырды, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз