news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Боевая урамында берничә машина катнашында авария булу сәбәпле «бөке» җыелган

Юл һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Боевая урамында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

Автомобильләр шәһәр ягына таба хәрәкәт итү полосасын тулысынча томалаган, урамда гаять зур «бөке» хасил була. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә аварияне каршы як полосадан әйләнеп узарга туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot