news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның биюче кызы Бөтенроссия бәйгесендә 88 катнашучы арасында өченче премияне алган

Бәйгегә йөздән артык гариза бирелгән булган.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Казаннан Айгөл Кыямова балет һәм хореограф артистлары Бөтенроссия бәйгесендә призлы урын яулады. Биюче солистлар арасында өченче премиягә лаек булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Бәйге Мәскәүдә икенче тапкыр үткән. 24 ноябрьдә Н. И. Сац исемендәге Музыкаль театр сәхнәсендә узган гала-концерт барышында бүләкләү тантанасы булган.

Бәйгегә барлыгы йөздән артык гариза бирелгән булган. Әстерхан, Барнаул, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Кемерово, Краснодар, Красноярск, Курск, Кызыл, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 88 катнашучы ярышкан.

Жюрига СССРның халык артисты, Хореография эшлеклеләре халыкара берлеге президенты, балетмейстер, профессор Юрий Григорович җитәкчелек иткән. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot