news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның биш катлы йортында өч хатын-кыз көнкүреш газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл бүген төнлә Сыртлан урамында булган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның биш катлы йортында яшәүче өч хатын-кыз хастаханәгә көнкүреш газы белән агуланып китерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнге өчләр тирәсендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сыртлан урамында урнашкан йортта өч хатын-кызга табиблар ярдәме кирәк булуы турында хәбәр килде.

Өч хатын-кызны 7нче хастаханәнең токсикология бүлегенә «җиңел дәрәҗәдәге көнкүреш газы белән агулану» диагнозы белән китерәләр.

Башлангыч версия буенча, бу хәл төзек булмаган вентиляция аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot