news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны берничек тә алып булмый – Мәскәү тренеры уеннан соң

Юрий Семин "Рубин"га каршы уенда яуланган бер очкодан канәгать калуын яшермәде.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Кичә кич “Казан Арена” стадионында узган “Рубин” – “Локомотив” матчыннан соң (1:1) команда тренерлары матбугат конференциясендә уенга бәя бирде.
 
“Безнең өчен Казанда уеннар һәрчак авыр бирелә. Монысы да искәрмә булмады. Матчның тигез исәпкә тәмамлануы дөрестер дә. Уенның беренче 15 минутында “Рубин” зур өстенлеккә ия иде. Ләкин без түздек. Ә Казан командасы аз составта калгач, өстенлек безнең кулга күчәргә тиеш кебек булса да, тупас хата аркасында үз капкабызга туп керттердек. Исәпне тигезләү өчен күп эшләргә туры килде. Бернисез калуга караганда, бер очко – яхшы. Мин уенчылардан канәгать. Казанны гына берничек тә алып булмый”, – диде “Локомотив”ның баш тренеры Юрий Семин.
 
Сүз уңаеннан, «Рубин» футболчылары «Локомотив»ның бүгенге баш тренеры Юрий Семин җитәкләгән командаларга каршы уңышлы чыгыш ясый. Соңгы алты уенда – 6 җиңү яуланган.
 
“Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев матч вакытында гомере өзелгән тамашачының якыннарының кайгысын уртаклашканнан соң, капкага керттергән голга кыска гына бәя бирде.
 
“Рикошет белән кертелгән туп булды. Нишләтәсең, төрле хәл була. Уенчылар позицияне дөрес сайлаган иде. Исәп 1:0 вакытта үзебезнең мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк иде. Булган әйбер булды инде...” – диде Бердыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100